Газетага язылу

Казанда Кытай Халык Республикасы оешуга 77 ел тулуны билгеләп үттеләр

Бүген Казанда Кытай Халык Республикасы игълан ителүгә һәм илләребез арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 77 ел тулуга багышланган тантаналы кабул итү булды.

Чара Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы инициативасы белән оештырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән чарада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов котлады.                  

Юрий Камалтынов Генераль консул вазыйфаларын башкаручыга һәм Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы коллективына Татарстанда алып барыла торган Кытай провинцияләре җитәкчеләре һәм эшлекле даирәләре белән үзара хезмәттәшлекне оештыру буенча нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезгә киләчәктә уңышлар, икътисадый, мәдәни һәм эшлекле элемтәләрнең киңәюен телим. Россия - Кытай дуслыгы тагын да ныгысын», - дип басым ясады Юрий Камалтынов.

Юрий Камалтынов шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде.

«Кытай моннан җитмеш елдан да элегрәк сайланган юлына тугрылыгын раслап һәрьяклы прогресс юлында ышанычлы адымнар белән алга атлый, шул ук вакытта мөһим милли мәсьәләләрне хәл итүгә дә, актуаль глобаль көн тәртибенә дә кыю, инновацион якын килүен күрсәтә, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов. – Бөтен Кытай халкына ихлас күңелдән туган илләренең иминлеге өчен бердәм һәм нәтиҗәле хезмәт итү шатлыгын, шулай ук иң амбициоз стратегик максатларга ирешү өчен бетмәс-төкәнмәс энергия һәм энтузиазм телибез». 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан – Кытай багланышларының дәрәҗәсе һәм активлыгы белән канәгать булуын белдергән. «Киләчәктә дә Россия белән Кытай арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекнең тарихи елъязмасына яңа якты сәхифәләр язарбыз дип өметләнәбез», – дип ассызыклаган республика Рәисе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Цао Лунцюань адресына котлау телеграммасы юллаган, аны да Юрий Камалтынов укып ирештерде.  

«КХР игълан ителүе кытай халкының көче һәм бердәмлеге, аның үз язмышын мөстәкыйль билгеләве символы булды, – диелә телеграммада. –Бүген Кытай – дөньяның әйдәп баручы державаларының берсе, ул үзенең икътисадый үсеше, технологик прогрессы һәм бай мәдәни мирасы белән һәрвакыт сокландырып тора».

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, Дәүләт Советы депутатлары Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне һәрьяклап киңәйтүне хуплыйлар, бу безнең бөек державаларның гаять зур икътисадый, фәнни-техник, мәдәни потенциалын ачуга ярдәм итә. «Делегацияләр белән даими алмашудан тыш, парламент дәрәҗәсендә уртак эш төркемнәре һәм дискуссия мәйданчыклары актив эшли, республикабызда уздырыла торган «РОСТКИ» эшлекле форумының абруе арта, алдынгы сәяси көчләр – "Бердәм Россия", КПРФ һәм КХР Компартиясенең даими диалогы үзенең әһәмиятен күрсәтә, – дип билгеләп үткән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Кытай белән Татарстан арасындагы күпкырлы багланышларның динамикалы үсеше, парламентарийларның хезмәттәшлекнең төрле форматларына керткән өлеше киләчәктә дә безнең илләр арасында дуслык һәм яхшы күршелек үсешенә ярдәм итәр дип ышанам».

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Цао Лунцюан үз чиратында узган еллар эчендә коммунистлар партиясенең ныклы җитәкчелеге астында кытай халкының тарихи сикереш ясавын ассызыклады: хәерчелектән һәм артта калудан – дөньяның икенче икътисады статусын алу, ике могҗиза - тиз икътисади үсеш һәм озак вакытлы социаль тотрыклылык. "Кытай киләчәктә дә тышкы дөньяга ачыклыкны киңәйтәчәк, дөнья илләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтәчәк һәм глобаль икътисадның тотрыклы үсешенә бергәләп ярдәм итәчәк», - дип басым ясады Цао әфәнде.

Ул шулай ук искәрткәнчә, быел Кытай белән Россия арасында стратегик хезмәттәшлек һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга 30 ел тула, Кытай белән Россия арасында күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзалануга 25 ел, шулай ук 2026 ел-мәгариф өлкәсендә Россия – Кытай хезмәттәшлегенең беренче елы. «77 ел эчендә Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үзгәрә торган халыкара шартлар сынавын кичерде, күршелек һәм дуслыктан киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек статусына күчте», - дип ассызыклады Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы.

Цао Лунцюань Казанда уздырыла торган «РОСТКИ» форумының нәтиҗәлелеген аерым билгеләп үтте. Быел, Цао әфәнде әйтүенчә, шулай ук Россия һәм Кытай техник университетлары ассоциациясе форумы узачак, ул безнең илләрнең мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек елының мөһим чарасы булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре