Ул РФ Җинаять кодексының 118 маддәсенең 1 өлеше – саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү буенча гаепләнә. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2020 елдан ир-ат «Байкал» кушаматлы эт хуҗасы булган. Хайван йорт ишегалдында яшәгән.
2025 елның 5 июнендә гаепләнүче, исерек хәлдә, этне чылбырдан ычкындырып урамга чыгарган. Нәтиҗәдә хайван Казанның Совет районы Нагорный бистәсе территориясе буйлап ирекле һәм контрольсез йөргән.
Шул көнне үк эт 8 яшьлек кызга һөҗүм итә. Бала сул иңбашы, башы һәм бите тешләнеп хастаханәгә эләгә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез