Программа «Мәдәни феномен буларак академик музыка турында язабыз, сөйлибез һәм әйрәнәбез» темасы белән берләштерелгән. Катнашучылар алдында танылган журналистлар, тәнкыйтьчеләр һәм продюсерлар чыгыш ясаячак.
Проект музыка культурасы белән кызыксынучы яшь журналистларга, сәнгать белгечләренә, мәдәният белгечләренә һәм иҗади һөнәр вәкилләренә юнәлтелгән. Лекцияләр 11:00 сәгатьтә башлана.
Чара Казан, Оренбург тракты урамы, 3 йорт адресында узачак. Яшь чикләве – 12+. Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез