БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
15 август көнне 15.00 сәгатьтә Кайбычта «Кичке уен» республика фестивале узачак. Анда республиканың Апас, Буа, Арча, Кукмара кебек унлап районыннан һәм күрше Чувашия, Мари Эл республикаларыннан иҗат коллективлары катнаша.
Сабан туе һәм Авыл көне генә түгел. Татарстан авылларында үткәрелә торган бәйрәмнәр исемлеге моның белән генә чикләнми. Алма бәйрәме дә бар, Бал бәйрәмен дә оештыралар, Самавыр бәйрәмендә дә теләп катнашалар. Көн дә бәйрәм, көн дә туй, артыкка китте, дисезме? Һәр бәйрәмнең үз тарихы, үз максаты бар. Нинди соң алар? Әнә шул сорауга җавап эзләдек.
Дөнья артыннан куып, еш кына иң кирәкле сүзне әйтергә онытабыз. «Рәхмәт» сүзе бу. Әлеге сүзне күршең яки дустыңа гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә дә әйтү тиешле, чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы.
Әйткән сүзем бар иде! Актаныш районының Качкын авылында туып үскән Гөлназ Кашапова – ике ятим сабыйга әни булган кеше. Аның теләгенә ире Фидарис тә каршы килми. Тормышларының иң авыр вакытларында ике бала янына тагын ике игезәк алып кайткач, дөньялары түгәрәкләнә.
Халык арасында, исемен атамасаң, йодрык күрсәтсәң һәм... төкерсәң бетә, дисәләр дә, аны табиб кушкан алымнар белән дәвалавың хәерле. Чөнки киң таралган ысулларга ышануның нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин. Сүзебез арпа, фәнни итеп әйткәндә, гордеолум турында.
Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хезмәтенә күрә хөрмәт күрсәтүнең заманча алымы бу. Анда 15 меңнән артык кеше турында мәгълүмат тупланган. Исемлекне ел саен яңартып торачаклар. Лаеклыларга исә махсус таныклык та бирәчәкләр.
30 августта Казан берьюлы ике бәйрәмне – Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен билгеләп үтә.
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерү эшләре дәвам итә.
Август – уңыш җыю чоры гына түгел, бәлки бушап калган түтәлләрне янә “тутыру” чоры да.
Фикер өстәү
Фикерегез