Газетага язылу

Казанда мәктәп укучылары иганәләр салынган тартманы урлаган: тикшерү башланган

Казанда Декабристлар урамындагы копицентрда акча урлау факты буенча тикшерү башланган. Социаль челтәрләрдә вакыйганың видеоязмасы таралган.

Кадрларда ике малайның иганәләр салынган тартманы алып, качып китүе күренә. Әмма алар прилавкада кесә телефоннарын калдырып киткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Восход» полиция бүлегендә тикшерү бара. ПДН хезмәткәрләре урлашуга ике балигъ булмаган кешенең катнашы булу-булмавын ачыклый.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре