Казанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 1,2 меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән

Казанда ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Быел аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1,2 меңнән артык балага, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм күрсәтелгән. Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, акция күркәм гадәткә әверелде һәм елдан-ел киңәя бара. Соңгы дүрт елда 5,2 меңнән артык укучыга ярдәм күрсәтелгән. Форма һәм канцелярия кирәк-яраклары сатып алу өчен акча аны үз иреге белән күчерүчеләр хисабына җыела.

«Гадәттәгечә, предприятие, коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары акциянең иганәчеләре ролендә чыгыш ясый», – диде Ирек Ризванов һәм инициативаны гамәлгә ашыруда эшмәкәрләр, депутатларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре