Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына компенсация түләүнең яңа тәртибе әзерләнде

Казан башкарма комитеты мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль һәм шәхси бакчаларга балаларын йөртүче гаиләләргә компенсация түләү тәртибен әзерләде. Карар коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте. 

Документ «2022-2026 елларда Казан шәһәрендә мәгарифне үстерү» муниципаль программасы кысаларында кабул ителде. Ул балаларын бакчаларга йөртү өчен түләүче ата-аналарга ярдәм күрсәтү механизмын кертә. Компенсация гражданнарга гаиләнең җан башына уртача кереме дәрәҗәсен исәпкә алып түләнәчәк.

Түләүне муниципаль балалар бакчаларына, мәктәпләр каршындагы мәктәпкәчә төркемнәргә, шулай ук «Электрон балалар бакчасы» программасында катнашучы шәхси учреждениеләрдәге муниципаль төркемнәргә йөрүче балаларның ата-аналары (яисә законлы вәкилләре) ала алачак.

Компенсацияне билгеләү һәм түләү белән Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе шөгыльләнәчәк. Шулай ук ведомство махсуслаштырылган оешма аша консультацияләр уздыру, документлар җыю һәм гаризалар кабул итүне оештырачак.

Түләү гаиләнең керемнәре дәрәҗәсе нигезендә исәпләнәчәк. Аз керемле һәм күп балалы гражданнарга күбрәк компенсация түләү каралган.

Түләүләрне финанслау 2026 елга исәпләнгән шәһәр бюджетына кертелгән.

Балаларын бакчага йөртү өчен түләүче ата-аналарга ярдәм күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре