Казанда Малайзия банкының бүлендек оешмасы ачылырга мөмкин

Малайзия банкы Казанда бүлендек оешмасын ачарга мөмкин. Мондый тәкъдим августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Малайзия короле Ибраһим Искәндәр белән очрашуында ясалган иде. Бу хакта журналистлар белән аралашканда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Ислам финанслары үсеше һәм Малайзиянең бу юнәлештә алда баруын күз алдында тотып, Рөстәм Миңнеханов Малайзия оешмасының бүлендек банкын ачу турында уйларга тәкъдим итте, чөнки закон буенча филиалларны ачарга ярамый», – диде Миңнуллина.

Киләсе атнада агентлык үз хезмәткәрен Малайзиягә бу мәсьәлә турында фикер алышырга җибәрә.

Татарстан – 2023 елның 1 сентябреннән ислам финанславы буенча эксперимент гамәлдә булган Россиянең дүрт төбәгенең берсе. Аны 2028 елның көзенә кадәр озайттылар. Россия Үзәк банкы реестрында шәригать буенча банк продуктларын тәкъдим итүче 14 оешма бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" нацпроект Минниханов

Көн хәбәре