Казанда машина бәрдергән ир-ат хастаханәдә вафат булган

Казанның Горький шоссесында машина бәрдергән 62 яшьлек ир-ат хастаханәдә вафат булган. Бу хакта бүген иртән билгеле булды.

14 ноябрь көнне 19:10 сәгать тирәсендә, Renault автомобиле рулендәге хатын-кыз ир-атны бәрдерде. Җәяүлене хастаханәгә алып киттеләр.

Йөртүче сүзләренчә, ир-ат якында гына юл өсте кичүе булуга карамастан, ярамаган урында юл аркылы йөгереп чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре