Газетага язылу

Казанда машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк

Казанда яшәүчегә В категорияле машина йөртү таныклыгын алыштыру 8 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Исегезгә төшерәбез, машина йөртүчеләр һәр 10 ел саен документларын яңартырга тиеш. Моның өчен нарколог, психиатр, офтальмолог һәм терапевттан медицина тикшерүе узарга кирәк. Машина йөртү таныклыгын алыштыру процессын узу өчен медицина белешмәсе булу мәҗбүри.

Мәсәлән, наркологтан белешмә 1600 сумга төшәчәк, психиатрдан белешмә – 1000 сум. Аннары медицина белешмәсе үзе 1100 сум тора. ЮХИДИга хокукларны алыштыруга гариза биргәндә шулай ук дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак, ул 4000 сум тәшкил итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре