Газетага язылу

Казанда машина йөртүче ике җәяүлене бәрдергән, берсе үлгән

Узган төндә Казанда Кадыш бистәсе белән М-7 трассасы чишелеше арасында юл һәлакәте булган.Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, билгесез йөртүче ике ир-атны бәрдергән.

Нәтиҗәдә җәяүлеләрнең берсе урында ук үлгән, икенчесе хастаханәгә озатылган.

Хокук саклаучылар сүзләренчә, җәяүлеләр киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре