Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, балаларына ярдәм максатыннан «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән концерт узды.
Ул Украинада махсус хәрби операция башлануга бер ел узуга багышланды. Анда Бөек Ватан сугышы чорындагы һәм соңрак чыккан җырлар яңгырады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Анда «Геройлар хатыннары» дигән масштаблы фотопроект та тәкъдим ителде. Күргәзмәдә ирләре Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы 40ка якын хатын-кызның фотопортреты урын алган. Һәр портрет астына рух ныклыгын һәм эчкерсез мәхәббәтне чагылдырган шигырьләр язылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез