Чара Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган 1 нче мәктәп-интернатында оештырылды.
Казанның 1 нче номерлы мәктәп-интернаты директоры Елена Юрий кызы Габитова: «Без чыгарылыш укучылары өчен җәмгыятьтә яраклашу һәм һөнәри яктан формалашу мөмкинлекләре тудыру максатыннан көчләребезне берләштерәбез. Проектның шигаре – «Кайда тугансың, шунда кирәкле дә булгансың». Бу безнең төп фикеребезне чагылдыра: һәр кеше, нинди генә шартларда булуына карамастан, тормышта үз урынын таба ала, үзебезнең республикабызда кирәкле белгеч була ала», - дигән фикер җиткерде.
Социаль проектны «Крылья» балалар үсеш үзәге автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче мәктәп-интернаты һәм «Лемана ПРО» компаниясе берлектә гамәлгә ашыра.
«Казан шәһәре предприятиеләре һәм мәктәбенең уртак профориентация программасы: менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру юлы» проекты кысаларында «склад хезмәткәре» һөнәренә әзерләү каралган. Проектта 20 ләп укучы катнашачак. Алар Казандагы гипермаркет базасында стажировка үтәчәк. Бу хакта Казан шәһәре «Крылья» балалар үсеше үзәге директоры Дмитрий Каменский билгеләп үтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез