Газетага язылу

Казанда мигрантлар балалары өчен рус теле курсларын ачарга мөмкиннәр

Казанда мигрантлар балалары өчен рус телен өйрәтү буенча курслар ачылырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” Казан мэриясендә чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләүгә багышланган утырыш йомгакларына таянып яза.

Башкарма комитет мәгълүматлары буенча, Казанда 11 ай эчендә чит илдән килүчеләр турында 254 меңнән артыграк уведомление теркәлгән. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда 68,5 меңгә зуррак сан бу. Мигрантлар Казанга гадәттә белем алу яки эшләү өчен килә. Күпчелеге предприятиеләрдә, төзелеш фирмалары яки маркет-плейсларда эшли.

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Вәлиуллин фикеренчә, эш бирүчеләр дә мигрантларның безнең илдәге тормышка җайлашулары өчен җаваплылык тотарга тиеш.

Вәлиуллин искәртеп узганча, киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә рус телен белмәгән мигрантлар балаларын мәктәпкә кабул итүне тыю турында закон үз көченә керергә мөмкин. Әлеге яңалыкка әзерләнү өчен мондый балаларга махсус курслар оештыру мөһим. Беренче сыйныфка керүчеләр өчен генә түгел, зурраклары өчен дә, дигән фикердә ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре