Газетага язылу

Казанда мобиль интернет эшендәге өзеклекләрнең сәбәбен аңлатканнар

Казанда 22 октябрьдән мобиль интернет эшендә өзеклекләр күзәтелергә мөмкин. Әлеге вакытлыча кыенлыклар БРИКС саммиты вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә бәйле. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

“Татар-информ”ның телекоммуникацияләр өлкәсендәге чыганагы хәбәр итүенчә, мобиль телефоннардан ашыгыч хезмәтләргә (112 һәм башкаларга) шалтыратып була. "Казанда БРИКС саммитын үткәрү белән бәйле рәвештә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары көчәйтелде, шуңа бәйле рәвештә мобиль интернет эшендә үзгәрешләр булырга мөмкин", - диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре