Газетага язылу

Казанда мохтаҗларга бушлай кием өләшү өчен яңа пункт ачыла

21 гыйнварда Татарстан башкаласында мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан кием һәм аяк киемнәрен бушлай өләшә торган яңа «Кеше приюты» пункты эшли башлый. Ул Халтурин урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Теләге булган һәр кеше үзенә кирәкле кием һәм аяк киемен бушлай һәм шәхесне раслый торган документлар күрсәтмичә сайлый ала. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, биредә моңа кадәр кулланылышта булган кием-салым тәкъдим ителә.

Элек мондый әйберләр пенсия яшендәге, инвалидлар, хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм янгыннан зыян күрүчеләр арасында бүленә иде. Татарстан Республикасы халкының актив ярдәме нәтиҗәсендә хәзерге вакытта әлеге тәкъдимнең «офыкларын» киңәйтү мөмкинлеге булдырылган. 2018 елда уйлап табылган проектны гамәлгә ашыру барышында 15 мең кием комплекты бирелгән, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре