Газетага язылу

Казанда муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү өчен 25,3 миллиард сум акча тотылган

2026 елның беренче яртыеллыгында Казан бюджетының муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре эшенә түләү чыгымнары, иминият взносларын исәпкә алып, 25,26 миллиард сум тәшкил иткән. Бу турыдагы мәгълүмат Казан шәһәре Башкарма комитеты сайтында урнаштырылган.

2026 елның 1 июленә муниципаль хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саны 1 712 кеше тәшкил иткән. Аларның хезмәтенә түләү чыгымнары алты ай эчендә 1,43 миллиард сумга җиткән.

Шәһәрнең муниципаль учреждениеләрендә 38 045 кеше эшләгән. Бу категория хезмәткәрләргә эш хакы һәм иминият взнослары түләүгә гыйнвар-июнь айларында 23,83 миллиард сум акча юнәлткән.

Шул рәвешле, Казанның муниципаль секторында эшләүчеләрнең гомуми саны 39 757 кеше тәшкил иткән, ә аларның хезмәтенә түләү чыгымнары беренче яртыеллыкта 25,2 миллиард сумнан арткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре