Татарстанның Милли музее әлеге вакыйгага багышлап ел дәвамында күпсанлы чаралар оештыруны планлаштыра. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
14 гыйнварда Нәҗип Җиһанов урамында урнашкан күппрофильле лицейда “Җиһанов галәме” дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ә башлангыч сыйныф укучыларына композитор Кытайга барып кайткач язган әсәрләргә нигезләнеп әзерләнгән күләгәле театр күрсәтеләчәк. Әлеге әсәрне иҗат итүчеләрнең берсе – Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей Егоров, ул хәзер Нәҗип Җиһановның музеен җитәкли.
15 гыйнвардагы чаралар композиторның каберенә һәм Кече Кызыл урамындагы истәлекле элмәтактага чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Нәҗип Җиһаноп бу урамда 17 ел буена яшәгән.
Чираттагы чара – консерватория каршындагы махсус музыка мәктәбе укучылары Нәҗип Җиһанов музеена сәяхәт итәчәк. Ә көндез Татарстанның Милли музеенда композиторга багышланган күргәзмә ачылачак. Кич Милли музейда консерватория студентлары данлыклы композиторларның әсәрләрен башкарачак.
Музыканы Казан Кремлендәге “Хәзинә” галереясында да тыңларга мөмкин булыр. Биредә “Багышлау” XXIV Татар хор музыкасы фестивале кысаларында “Без җырлыйбыз Илебез турында” дигән концерт була.
Шулай ук “Багышлау” фестивале кысаларында Мәскәүдә дә Нәҗип Җиһанов музыкасы яңгыраячак.
Ел дәвамында күптөрле чаралар әзерләнә. Нәҗип Җиһанов белән Тукайга багышланган күргәзмә, Казаннеың кайбер урамлары буенча театральләштерелгән җәяүле экскурсия булачак. Тиздән кабаттан “Музыкаль пәнҗешәмбе”ләр дә эшли башлачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез