«Зур мираска юлны ачсын!» Казанның 155 нче гимназиясендә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык шагыйре Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей эшли башлады.
– Без бу көнне көттек. Руфина апа музей ачу идеясе белән килгәнгә ярты ел үтте микән, кыска вакыт эчендә тормышка ашырдык. Руфина апа янып йөрмәсә, булмас иде. Бик тырышты. Чыннан да, ир-атны һәрвакыт хатын-кыз – тормышта да, аннан соң да җитәкли икән, – дип җылы сүзләрен җиткерде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, – Гимназиядә ачылган кечкенә генә музей зур мираска юлны ачсын. Нурихан абыйның әсәрләре безне балачактан ук озатып барды. Тарихка ишекне ачты. Хәзерге балалар да аны белә һәм укый дигән ышанычта калабыз. Бик үк белеп бетермәсәләр, шушы музей арадашчы булсын иде.
Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова музей ачу идеясе белән күптәннән янып йөргәнен искәртте.
– Бик күп мәктәпләрдә булдым. 2015 елда ук башланган эш бу. Әлеге музей ачылуга бик зур ярдәм күрсәткән шәһәр мэриясенә, мәгариф идарәсенә һәм, әлбәттә, гимназия коллективына бик зур рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә музей тик тормас, эшләр дигән өметтә калам, – диде язучының тормыш иптәше.
Руфина Фәттахова мәшһүр әдипнең нинди шәхес булуын да искә алды:
– Нурихан Фәттахның эшләгән эше белән сүзе арасында аерма булмады. Ул нәрсә уйлады – шуны язды, шуны әйтте. Ул кем өчен эшләгәнен белеп эшләде. Халыкка хезмәт итте. Нурихан бәхетле шәхес булгандыр дип уйлыйм. Гаиләдә тыныч булганы, мактаганнары, китаплары чыкканы өчен генә түгел, ул язучы буларак бәхетле булды, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез