Хатын асфальтта яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген хәтерләвен әйткән.
Казанның Ломжа урамындагы зебрада 2, 4 һәм 6 яшьлек өч баласы белән машина бәрдергән ана "ГТРК Татарстан""га үзенең хәле турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, барысы да мизгел эчендә булган.
– Борылып караганда өстебезгә ак "Жигули" очканын күрдем. Алга таба берни дә хәтерләмим , – дигән 26 яшьлек Сабина.
Ул җирдә яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген генә хәтерләвен әйткән.
Хәзерге вакытта ана балалары белән хастаханәдә дәвалана. Куркыныч юл-транспорт һәлакәте турында ана күз яшьләрсез генә сөйли алмый.
Аның сәламәтлегенә шактый зыян килгән: тәнендә җәрәхәтләре бар, баш мие селкенгән, битен тегәргә туры килгән. Балаларның бавыр, бөер, талакларына зыян килгән.
- Хәзер балаларның хәле тотрыклы. Аларны реанимациядән гадәти палатага күчерделәр, - дигән хатын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез