Газетага язылу

Казанда өченче көн рәттән температура рекорды куелды

Синоптиклар инде өченче көн рәттән Казанда температура рекордын теркәп бара. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

19 февральдә Татарстан башкаласында температура +2 градуска кадәр күтәрелде, ул алдагы абсолют максимум - 1963 елгы +1,8 градустан, ә 20сендә +3,4 градуска кадәр җитеп, 1995 елдагы +2 градус рекордыннан артып китте.

Бүген, 21 февральдә, термометр баганалары Казан метеостанциясендә – +4,8 градуска кадәр, Казан-Аэропорт авиация станциясендә – +5,7 градуска кадәр, ә Казан-Сокол авиация метеостанциясендә +5,6 градуска кадәр күтәрелде.

Алдагы абсолют максимум 62 ел элек билгеләнгән иде - 1958 елда Казан метеостанциясендә 3,5 градус җылылык температурасы теркәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы

Көн хәбәре