Газетага язылу

Казанда өлкән яшьтәге пенсионер УАЗ тәгәрмәче астына эләккән

Казанда Копылов һәм Тэцевская урамнары чатында җәяүлене бәрдергәннәр. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, "УАЗ Патриот" автомобиле тәгәрмәче астына өлкән яшьтәге бер хатын эләккән.

Билгеле булганча, автомобиль Кошевой урамы ягыннан Декабристлар урамы юнәлешендә светофорның рөхсәт итә торган сигналына таба хәрәкәт иткән. Бу вакытта хатын-кыз кызыл утка җәяүлеләр кичүенә чыккан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүче җәрәхәтләр алган. Аны медицина учреждениесенә китергәннәр. Һәлакәт шартлары билгеләнә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре