Газетага язылу

Казанда «Олы Аккош күле» һәм «Комсомольский» пляжлары коену өчен куркынычсыз дип табылды

Белгечләр шәһәр халкын тикшерелгән һәм рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урыннарда гына ял итәргә чакыра.

Татарстанда коену сезоны дәвам итә: республиканың 25 рәсми пляжыннан 19-ы суның һәм яр буе территориясенең куркынычсызлыгы турында санитар-эпидемиологик бәяләмә алды. Казанда коену өчен ике урын тулысынча имин дип табылды – болар «Олы Аккош күле» һәм «Комсомольский» пляжлары. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонинага сылтама белән Казан мэриясе хәбәр итте.

«Без вәзгыятьне даими күзәтеп барабыз. Сулыклардан 700гә якын су үрнәге тикшерелде. Нормага туры килмәгән нәтиҗәләр проценты бик аз: микробиология буенча – 6%, ә санитар-химик күрсәткечләр буенча 8% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Республикада яшәүчеләргә кабат искә төшерәләр: тикшерелгән һәм рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга кирәк. Коенуны тыючы тамгалар куелган, суы чәчәк аткан һәм су кошлары яши торган сулыклар куркыныч тудырырга мөмкин. Шулай ук якын-тирәсендә авыл хуҗалыгы җирләре һәм сәнәгать объектлары урнашкан сулыкларга керүдән тыелып тору сорала. Мондый сулыкларда инфекция кузгатучылар һәм паразитлар, шул исәптән кычыткан бизгәге авыруын тудыручы кортлар булырга мөмкин.

Коену өчен рөхсәт ителгән урыннарның тулы исемлеге Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында һәм рәсми берләшмәләрендә басылып чыккан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре