Казанда пассажир түләү таләп иткән өчен кондукторның тешен сугып төшергән

Казанның  «Глушко» тукталышында автобус пассажиры кондукторга һөҗүм иткән.

Күңелсез хәл кичә, 14 сентябрь иртәсендә булган. 46нчы маршрут кондукторы пассажирларның берсеннән юл өчен түләвен сораган.  Сәрхүшн ир-ат түләүдән баш тарткан. Кондуктор аңа чыгып китәргә кушкач, ир кондукторның битенә суккан.  Әлеге хәл автобус салонында булган видеокүзәтү камераларына эләккән.

Һөҗүм нәтиҗәсендә кондукторның ирене ярылган һәм теше төшкән. Полицияне автобус йөртүче чакырткан, ә зыян күргән кондуктор гариза язган. Пассажирлар һөҗүм итүчене тоткарларга тырышып караган, ләкин ул качып өлгергән. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре