Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 79 яшьлек хатынга билгесез кеше шалтыраткан һәм аның кызы, янәсе, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган, дип хәбәр иткән. Җинаятьченең хәйләсенә алданып, кызның әнисе курьерга 260 мең сумнан артык акча биргән. Шуннан соң курьер Татарстаннан китеп барган. Аны Казан полицейскийлары һәм аларның Самарадагы хезмәттәшләре ярдәмендә тоткарлаганнар.
Ир-ат сак астына алынган, тикшерү дәвам итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез