2025 елның 30 октябрендәге 879 нчы карар нигезендә зыян күргән гражданнар ТР Министрлар Кабинетының резерв фондыннан компенсация ала алачак. Түләүләр күләме:
• Бер кешегә 78,375 мең сум – беренчел кирәкле мөлкәт өлешчә юкка чыккан очракта;
• 156,75 мең сум – беренчел кирәк булган мөлкәт тулысынча юкка чыкканда;
• эксперт бәяләмәсе буенча зыян суммасы күләмендә – гражданнар яки оешмалар милкендәге автотранспорт зыян күргән яки юкка чыккан очракта.
Беренчел кирәкле мөлкәткә тормыш итү өчен кирәкле азык-төлек булмаган товарларның минималь җыелмасы: суыткыч, плитә, савыт-саба, өстәл, карават, телевизор, шулай ук үзәкләштерелгән системалар булмаганда насос, су җылыткыч һәм җылыту котелы керә.
Финанс ярдәме зыян күрүчеләрнең документлар белән расланган гаризалары нигезендә, шул исәптән яшәү һәм мөлкәтне югалту факты турындагы бәяләмәне, шулай ук җинаять эше буенча зыян күрүче дип тану турындагы карарны да кертеп биреләчәк.
Гаризалар яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау территориаль бүлекләрендә кабул ителә. Документларны шәхсән яки почта аша бирергә мөмкин (соңгы очракта күчермәләр нотариаль рәвештә расланырга тиеш). Гаризаларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре тикшерәчәк.
Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ун көн эчендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына компенсациягә мохтаҗ гражданнар һәм юридик затлар исемлеген тапшыру йөкләнде.
Финанс ярдәмен билгеләү яки түләүдән баш тарту турындагы карарлар документларның тулы пакетын алган көннән алып ун эш көне эчендә кабул ителәчәк.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-pilotsyz-ockyc-houmennan-zyyan-kurucelarga-tulau-tartibe-raslandy-5913380
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез