«2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген булдыру турында карар кабул итте. Августта ул федераль бюджеттан субсидиягә сайлап алу узды. Республика акчалары белән бергә бу максатларга 2 миллиард сум юнәлдереләчәк», – дип билгеләп үтте ул.
Пилотсыз авиация системаларына бүген күп өлкәләрдә, шул исәптән фәндә һәм авыл хуҗалыгында да ихтыяҗ бар, дип өстәде вице-премьер.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез