Казанда пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы янаганда 1,7 мең подвал яшеренергә яраклы

Казанда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы янаган очракта 1,7 мең подвал вакытлыча яшеренү өчен яраклы. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Быел гражданнарны һава һөҗүмнәреннән саклау өчен тиешле шартлар тудыру бурычы кискен рәвештә алга килеп басты. Шул максаттан шәһәрдәге күп фатирлы йортларның подвалларына ревизия үткәрелде. Вакытлыча яшеренү өчен яраклы 1,7 мең подвал билгеләнде. Аларда идарәче оешмалар көче белән тиешле шартлар тудырыла», – дип искәртте Гыйниятуллин.

Ул шулай ук шәһәрдә башкарма комитет, идарәче оешма хезмәткәрләре, йортларда яшәүчеләр белән даими рәвештә күнекмәләр һәм өйрәнүләр узуын билгеләп үтте.

«Домофон хезмәтләре операторлары белән бергә ишекләрне дистанцион рәвештә ачу һәм гражданнарга домофоннар аша мәгълүмат бирү бурычы хәл ителә. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү бурычына бик җаваплы карый һәм моңа бөтен көчен куя», – дип сүзен төгәлләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре