Газетага язылу

Казанда питбайк йөртүче яшүсмер сабый утырган арба белән бәрелешкән

Казанда «Якты үзән» торак комплексында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән яшүсмер сабый утырган арбага бәрелгән һәм вакыйга урыныннан китеп барган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, сабый тиз арада медицина учреждениесенә китерелгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре питбайк йөртүчене эзли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре