Татарстан башкаласында эш бирүчеләр QR-кодларны тикшерүче вакансияләренә хезмәткәрләр эзли башлаган. Монда сүз сәүдә үзәкләрендә эш турында бара, дип хәбәр итә HeadHunter сервисының матбугат хезмәте.
«Күпчелек вакансияләрдә күрсәтелгәнчә, туры килә торган кандидатның турыдан-туры бурычы керү урынында QR- кодларны тикшерү булачак», - ди сервис белгечләре.
Шул ук вакытта кайбер тәкъдимнәр контролер һәм каравылчы функцияләрен берләштерүне күздә тота. Аерым алганда, бер компания контролер-каравылчыга 16,5–17,5 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итә.
Сәүдә комплекслары QR-кодлар контролерына, салымнарны тотып калганчы, 30 меңнән 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә. Балалар Клиник хастаханәсендә контролеры вазифасына хезмәт хакы 22 950 сумнан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез