Казанда Рәис сайлау көнендә җәмәгать транспорты бушлай йөриячәк

Казанда 14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен һәм шәһәр Думасы депутатларын сайлау көнендә, шәһәр халкы тавыш бирүдән соң җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак.

Моның өчен сайлау участокларында сайлаучыларга махсус беләзекләр биреләчәк, аларны күрсәтеп, түләүсез узарга мөмкин булачак.

Моннан тыш, ерак торак массивларында яшәүчеләр өчен 30 бушлай автобус оештырыла. Алар тавыш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен сайлау участокларына кадәр маршрутлар буенча йөриячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сайлау Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре