Газетага язылу

Казанда Резидә Шәрәфиеваны искә алу кичәсе узачак

Якыннары һәм сәхнәдәш дуслары Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә концерт оештыра. Ул 10 гыйнварда «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Әлеге чара турында «Интертат»ка Резидә Шәрәфиеваның уң кулы, ярдәмчесе Раил Рамазанов сөйләгән.

Резидә Шәрәфиеваның 60 еллык юбилеена багышланган искә алу кичәсе якыннары белән киңәшеп һәм җырчының үзе исән вакытта әйтеп калдырган идея-теләкләрен искә алып әзерләнә. Бу көнне тамашачылар яраткан җырчылары Резидә Шәрәфиева репертуарыннан матур җырлар ишетәчәк, аның турында төрле хатирәләр, истәлекләр тыңлаячак, аның якыннарын да күрә алачак.

Раил Рамазанов сүзләренчә, искә алу кичәсендә катнашырга теләк белдерүче артистлар бихисап күп булган. Концерт Резидә Шәрәфиева яраткан, хөрмәт иткән, аның җырларын башкарырлык тавыш мөмкинлекләре булган җырчылар катнашында уза.

Раил Рамазанов ни өчен концертның нәкъ менә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узуын да әйтте. Чараны оештыручылар, бер концерт белән генә чикләнмичә, аны кабатлап та күрсәтергә дә ниятләп торалар икән.

Искә алу кичәсендә Резидә Шәрәфиеваның соңгы яңа клибы да тәкъдим ителәчәк.

«Концертта Резидә апаның барлык якыннарын, туганнарын күрергә мөмкин булачак. Әнисе Рәйхана апага да сүз биреләчәк. Резидә апаның сеңлесе бик матур җырлый. Бәлки, аны да сәхнәдә күреп булыр. Резидә Шәрәфиева иҗатын яратучы, аны хөрмәт итеп, сагынып яшәүче тамашачыларыбызны 10 гыйнварда 17.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә көтеп калабыз», – дигән Раил Рамазанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре