Музыкантлар һәм рок-коллективлар 15 июньгә кадәр «РОК-ВОЛНА» Бөтенроссия фестивалендә катнашуга заявка тапшыра ала. Фестивальне, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләре белән берлектә, «Иске шәһәр» префектурасы каршындагы «Тарихи мохит» тарихи-мәдәни территорияләрне үстерү буенча муниципаль бюджет учреждениесе, Алексей Симоникның рок-клубы уздыра.
Чарага рок жанрын үз иткән яшь, шулай ук тәҗрибәле башкаручылар чакырыла.
Фестивальдә (7 яшьтән алып, теләсә кайсы яшьтәге башкаручылар кертелә) ялгыз башкаручылар һәм музыкаль коллективлар, үз әсәрләре авторлары, рок-композицияләрнең кавер-версиясен башкаручылар, татар телендә рок җырлаучылар катнашырга мөмкин.
Җиңүчеләр биш номинациядә:
* иң яхшы инструменталь рок-башкару;
* иң яхшы авторлык рок-җыры;
* иң яхшы кавер-җыр башкару;
* татар телендә иң яхшы рок-җыр башкару;
* тамашачылар симпатиясе призы (онлайн-тавыш бирү йомгаклары буенча) номинацияләрендә билгеләнәчәк.
Быел фестиваль сәхнәсенең хедайнерлары – «JUST BRASS» һәм Казанның «LEVEL UP» рок-төркеме.
Фестивальнең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез