Бу хакта “Татар-информ” яза.
“1942 елда әтием ачлыктан үлде. Әнием 3 кызы белән калды. Мин төпчеге идем. Шәһәрне көне-төне бомбага тоттылар. Бик салкын иде. Ашау-эчү ягы бик мөшкел булганлыктан, әнием шәһәрдән китәргә карар кылды. Ладога күле бозы аша салынган “Тормыш юлы” бердәнбер котылу юлына әйләнде”, – дип ачы хәтер-хатирәләре белән уртаклашкан Валентина ханым.
Аларның гаиләсенә шәһәрдән китү насыйп булган. Башта Краснодар краена киткәннәр, соңыннан Татарстанга күченгәннәр. Валентина Маркина озак еллар буе авиация заводында, шуннан соң Казанның Вахитов районы ведомстводан тыш сак хезмәте бүлегендә эшләгән. Росгвардия хезмәткәрләре ветеранга азык-төлек җыелмасы тапшырып, котчыкмалы камалыш елларын кичергән хатын-кызга нык сәламәтлек теләгән. Валентина Маркина исә кунакларга хәлен белешкәннәре һ әм күчтәнәчләре өчен рәхмәт белдергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез