Газетага язылу

Казанда Россия белән АСЕАНның энергетика өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

РФ Энергетика министрлыгының Россия энергетика агентлыгы генераль директоры Алексей Кулапин бүген Казанда Россия – АСЕАН эшлекле форумы сессиясендә Россия, АСЕАН һәм Евразия икътисади берлеге арасында энергетика трегы буенча хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләде.

Дискуссия Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды, дип яза Татар-информ. 

«Бүген АСЕАН дөнья икътисады үсешенең төп драйверларыннан берсе булып кала, аның тулаем эчке продукты якынча 4 триллион доллар тәшкил итә. Фаразлар буенча, урта сроклы перспективада АСЕАНның гомуми икътисади потенциалы ел саен уртача 4-5 процентка үсәчәк. Соңгы 20 елда төбәктә энергия ресурсларына ихтыяҗ ике тапкырга диярлек арткан, 2050 елга энергия куллану өч тапкырга артырга тиеш. Бу хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр ачыла дигән сүз», - дип сөйләде ул.

Аның мәгълүматларына караганда, бүген энергетиканы цифрлаштыру, кадрлар әзерләү һәм уртак проектларны үстерү мәсьәләләре беренче планга чыга. Хезмәттәшлекнең аерым перспектив юнәлеше – табигый газны куллануны киңәйтү.

17-19 июньдә Казан Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитын кабул итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре