Казанда Россия белән Һиндстан студентлары арасында ярыш узды

Казанның Үзәк стадионында “Россия – Һиндстан” бизнес-форумы кысасында ике ил командалары арасында крикет (бейсболга охшаш уен) буенча ярыш узган.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов турнирны ачу тантанасында моның тарихи уен булып торуын билгеләп үткән һәм спортчыларга уңышлы уеннар теләгән.

“Бүген без тарихи вакыйга шаһитына әйләнәбез. Илебездә беренче тапкыр буларак Россия белән Һиндстанның студентлар җыелма командалары арасында крикет буенча ярыш уза. Зур юлның башы гына әле бу. Крикет бөтен дөнья күләмендә, аеруча Һиндстанда бик популяр. Әлеге традицияне саклап, һәр форум саен Казанда турнирлар уздыруыбызга ышанам. БРИКС уеннары алдыннан Үзәк стадионны тулысынча яңарттык. Илебездә иң яхшы объектларның берсе бу. Бүген исә биредә крикет буенча студентлар ярышлары уза. Әлеге спорт төренең Россия белән Һиндстан арасында мәңгелек дуслык символына әйләнүен телисе килә”, – дип билгеләп үткән ул.

Тантанада шулай ук Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Винай Кумар, Россия Крикет берлеге президенты Игорь Казиков һәм илнең Студентлар крикет лигасы президенты Марат Бариев катнашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре