Газетага язылу

Казанда Россия белән Кытай техник университетлары форумы узачак

2026 елның 22-25 ноябрендә Казанда беренче тапкыр Россия белән Кытай техник университетлары форумы узачак.

Форум 101 делегацияне берләштерәчәк, шул исәптән 53 Россия һәм 48 Кытай университетлары, хакимият органнары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек һәм сәнәгать органнары вәкилләре катнашачак. Әлеге чара Россия белән Кытай техник университетлары ассоциациясенең (АТУРК) 15 еллыгына багышлана.

Форумда югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен инженерлык мәктәпләре булдыру, тикшеренүләр үткәрү һәм технологик карарлар булдыру, ясалма фәһем, энергетикага, аэрокосмос тармагына һәм юнәлешләргә багышланган мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Казанга Россиянең – 20, Кытайның  21 төбәгеннән вәкилләр киләчәк. Форумда катнашучылар арасында Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Кытай университетлары һәм КХР дипломатик корпусы вәкилләре катнашачак.

Форум кысаларында якынча 20 стратегик документ имзалау күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре