Бүген Казанның 42нче санлы мәктәбе янында шушы уку йортын тәмамлаган Россия Федерациясе Герое, махсус хәрби операциядә катнашкан Дамир Гыйлемханов истәлегенә бюст ачу тантанасы булды. Танкист Дамир Гыйлемханов үзенең экипажы командиры, ватандашыбыз Дамир Исламов белән батырларча һәлак булган. Ул дошман армиясенең дүрт танкын юк иткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Безнең геройларның исемнәре Россиянең геройлык тарихы битләренә мәңгегә язылган. Алар Россия Герое исеменә лаек булган беренче татарстанлылар – махсус хәрби операциядә катнашучылар булды. Дамир Гыйлемхановның батырлыгы – барлык яшь егетләр өчен батырлык, ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып тора», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм каһарманның әнисе белән якыннарына кайгы уртаклашу белдерде.
РФ Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков ассызыклаганча, биредәге хәтер митингында катнашучыларның барысы да, бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Дамир Гыйлемхановка тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерә. «Армия һәм дәүләткә хезмәт белән бәйле һәркайсыбыз мондый батырлыкның бәясен белә. Дамирның исеме Россия солдатының какшамас рухы символы булды, ул үз иленең иминлеген хәтта үз тормышы бәрабәренә дә яклый», – дип сөйләде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез