Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнендә Казан ипподромында Россия Президенты призына ат чабышлары узачак. Чара 30 августта 14 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Кунаклар өчен ат һәм понида йөрү, балалар аттракционнары, балалар өчен мастер-класслар зонасы, шулай ук татар эстрадасы артистлары катнашында музыкаль программа оештырылачак. Барлыгы 15 узыш булачак, алар арасында Россия Федерациясе Президенты призына (июнь аенда аларны үткәрү турында указга кул куелды) һәм Татарстан Рәисе призына ат чабышлары үтәчәк.
Алып баручы булып спорт комментаторы Дмитрий Губерниев чыгыш ясаячак.
Керү ирекле, барлык чаралар да бушлай оештырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез