Газетага язылу

Казанда Россия венчур форумына әзерләнәләр

8-10 апрельдә Татарстанда ХХ нче Россия венчур форумы узачак. Венчур базары вәкилләрен, стартапларны, инвесторларны һәм хакимият вәкилләрен бер мәйданга җыячак чара турында ТАССта узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Казанда Россия венчур форумына әзерләнәләр
Фото: rvc.ru

Быел юбилеен билгеләп узучы форумга кадәр бер айдан да кимрәк вакыт калды. Бу юлы аның беренче көн Иннополиста узачак дип фаразлана. Калган вакытта җыенда катнашучылар Казанда очрашачак. Юбилей форумының темасы – технологик лидерлык.

Алга китеп шунысын да әйтик, пленар утырышта Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә. Шулай ук, форумда катнашучыларга Россия Премьер-министры Михаил Мишустин видеомөрәҗәгать юллаячак.

Россия венчур форумы егерме елда ирешкән уңышлар турында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сөйләде. Аның әйтүенчә, шушы вакыт аралыгында форумда 30 меңнән артык катнашучы теркәлгән, стартапларга бәйле 6 меңнән артык гариза теркәлгән, 1 мең катнашучы үз экспозицияләрен тәкъдим иткән.

– Катнашучыларның гомуми кереме – 49 миллиард сумнан артык, ә мәйданчыкта расланган инвестицияләр – 2 миллиард сумнан артык тәшкил итте, – диде Рифкать Миңнеханов.

Ул егерменче Россия венчур форумы илнең инновацион мөмкинлекләрен ныгытуда мөһим адым булачагына ышаныч белдерде һәм форсаттан файдаланып, Казанга җыенга чакырды.

Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Дамир Галиев сүзләренә караганда, форумда үз стендларын 150дән артык катнашучы тәкъдим итәчәк. Алар берничә юнәлеш буенча бүленеп эшләячәк: пилотсыз авиация системалары, җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары, сәламәтлек саклау системасы өчен алдынгы чишелешләр, яңа материаллар һәм химия, яңа атом һәм энергетика технологияләре, азык-төлек иминлеген техник тәэмин итү, биоикътисад, төзелеш технологияләре, транспорт мобильлеге һәм космос.

– Быел стартаплардан форумның күргәзмә һәм эшлекле программасында катнашуга бәйле гаризалар саны берничә тапкыр артты. Соңгы мәгълүматларга караганда, 1,3 меңнән артык гариза килгән, экспозициядә 150дән артык проект катнашачак. Халыкара трек 25 чит ил стартапы белән тәкъдим ителәчәк, – диде Дамир Галиев.

Россия венчур форусында БДБ илләре, Азия һәм Якын Көнчыгыш, шулай ук Африкадан вәкилләр катнашачак. Белоруссия, Израиль, Бангладеш һәм Согуд Гарәбстаныннан инвесторлар көтелә. Казанда үз вәкиллеген ачкан AAOIFI (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы) белән берлектә ислам финансларына багышланган очрашулар узачак. “Форумның халыкара өлешенең төп бурычы – Россия компанияләренең технологик чишелешләре экспортын ныгыту һәм безнең катнашучыларга иң яхшы чит ил технологияләре һәм тәҗрибәләре белән танышуны тәэмин итү”, – диде Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе.

“Кама Флоу” инвесткомпаниясе хезмәттәше Евгений Борисов югары технологияләр базары вәкилләре интернет аша гына хезмәттәшлек итә һәм алар күзгә-күз очрашуларга мохтаҗ түгел дигән фикерне кире какты.

– Безгә чыннан да турыдан-туры аралашу җитми. Россия венчур форумы моның өчен яхшы мөмкинлек, – диде ул.

Җыен – киңкырлы мәгълүмат чыганагы да. “Теләсә кайсы катнашучы: стартапмы ул, “бизнес-фәрештә”ме яки инвестормы, ул үзе өчен кыйммәтле мәгълүмат җыячак, шул исәптән, башка җирдән алып булмаганын да, – диде Евгений Борисов. – Без күп еллардан бирле форумга киләбез һәм ктарнашучылар саны елдан-ел артуын күрәбез. Бу бөтен базар өчен мөһим сигнал –  ул иҗтимагый кызыксынуның үсүе турында сөйли”.

Матбугат очрашуында катнашкан Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Ольга Петрова технологик эшмәкәрлеккә күрсәткән ярдәм, форум кысасында туган проектлар өчен республикага һәм шәхсән Рөстәм Мңнехановка рәхмәт белдерде. Ул быелгы форумга уңышлар теләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре