Газетага язылу

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агроволга – 2026» форумы башланды

Казанда «Агроволга – 2026» һәм Кулланучылар кооперациясе предприятиеләре һәм оешмаларының халыкара форумы башланып китте. Ул өч көн дәвам итәчәк.

Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында  «Агроволга – 2026» форумы башланды

Чараларны ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәксоюз советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. 

Иң элек Татарстан кооператорларына 39 махсус машина тапшырдылар. 

– Бүген – зур тантана. Бу форумда Россия вәкилләрен генә түгел, ә халыкара Татпотребкооперацияне кабул итү дә зур дәрәҗә. Авыл кешеләренә Татпотребсоюзның хезмәте бик кирәк. Шушы машиналар ярдәмендә халык белән эшләүнең сыйфатын яхшыртабыз, дип ышанам. Котлыйм сезне! – диде Рөстәм Миңнеханов. 

Дмитрий Зубов бәйрәм белән котлады һәм Татарстанга кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте. 

– Бүген – Россия һәм Татарстан кооператорларының икеләтә бәйрәме. Кулланучылар кооперациясенә – 195, Татарстан кооперациясенә 110 ел. Аны шундый зур чаралар белән билгеләп узабыз. Рөстәм  Нургалиевичка һәм аның командасына кунакчыллык өчен зур рәхмәт. 200 еллыкны каршы алганда, татарча да сөйләшә башлармын әле, – диде Дмитрий Зубов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре