Башкалада Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый штабы ачылды. Биредә теләге булган һәркем Татарстан Рәисен сайлауга “Бердәм Россия” партиясе тәкъдим иткән кандидат турында мәгълүмат белә алачак.
Штаб ачылу белән беррәттән штаб.онлайн сайты да эшли башлады. Биредә шулай ук кандидат турында мәгълүмат, аның ирешкән уңышлары һәм программасының төп юнәлешләре турында кызыксындырган мәгълүмат табарга мөмкин.
Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый штабы Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Телефон номеры: 8(939)333-30-99.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез