• Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда «Шәҗәрә бәйрәме» V гаилә фестивале узды

Кичә Казанның «Елмай» паркында «Шәҗәрә бәйрәме» V гаилә фестивале узды. 11:00 – 21:00 сәгатьтә бәйрәм кунаклары төрле чараларда катнашты, эксперт-генеалоглар лекцияләрен тыңлады һәм кызыклы лекторийларда фикер алышты.

Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар: балалар өчен Сабан туе, милли уеннар, спорт мәйданчыгы, лекторийлар зонасы оештырылган иде. Шулай ук аерым «Хәләл маркет»ны билгеләп үтәргә кирәк. Монда хәләл ризыклар, милли бизәкле киемнәр, күн эшләнмәләре, Татарстан осталары продукциясе тәкъдим ителде.

Чараны рәсми рәвештә Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов ачты. Үз чыгышында ул әлеге бәйрәмнең татар халкы өчен мөһимлеген билгеләп узды.

Фестивальнең төп сәхнәсендә бәйрәм концерты оештырылган иде. Монда театр, хор студияләре, танылган артистлар – Рөстәм Хөсәенов, Базарбай Бикчәнтәев, Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, яшьләр өчен этник төркемнәр чыгыш ясады. Чараны фестивальнең төп кунаклары – Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чыгышы йомгаклады.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре