Газетага язылу
  • Фото: «Татар-информ»

Казанда Сабан туена бүләк җыю йоласы узды

Бүген Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы мәйданчыкта татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена бүләк җыю йоласы узды. Биредә ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов шәһәр халкын һәм кунакларны алда көтелгән бәйрәм белән котлады.

«Бәйрәм белән сезне! Барыгызга да рәхмәт», – диде Миңнеханов.

Казанда Сабан туена бүләк җыю йоласы узды

Үз чиратында, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева Сабан туена бүләкләр җыю традициясенең күп еллар буыннан-буынга тапшырылуын һәм бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе булуын искәртте.

Бүләк җыю йоласы Татарстан Фәннәр академиясе бинасы каршында узды. Казанлылар һәм кунаклар алдында Тинчурин театры артистлары чыгыш ясады. Ә соңыннан теләге булган һәркем конкурсларда һәм мастер-классларда катнашты, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре