Казанда Сабантуй мәйданчыкларына махсус транспортлар йөриячәк

21 июньдә, Каза Сабан туе көнендә, махсус транспорт һәм бушлай шаттллар йөриячәк. Транспорт Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге каенлыкларга, шулай ук «Аккош» урман паркына кадәр йөриячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин бәйрәм чараларына барырга ниятләгән шәһәр халкын һәм кунакларны тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан җәмәгать транспортын файдаланырга киңәш итте.

«Автобусларның җитәрлек күләмдә һәм югары сыйфатлы булуын гарантияләячәкбез», — диде шәһәр башлыгы.

Мәсәлән, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка дүрт тукталыштан маршрут автобусы белән барып җитәргә мөмкин. Автобуслар «Җиңү Проспекты» метро станциясе, «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концерт залы» һәм «Глазунов урамы» (Теплоконтроль) тукталышлары аша үтәчәк. Юл йөрү бәясе гадәти шәһәр эчендәге бәядә булачак.

Моннан тыш, Тынычлык бистәсендәге Сабантуйга «Казан-1» станциясеннән китә торган электропоезд белән дә барып җитәргә мөмкин.

«Аккош» урман паркына «Ремплер торак массивы» җәмәгать транспорты тукталышыннан бушлай автобуслар йөриячәк (Залесная урамындагы Татнефть заправкасы юнәлешенә).

Дәрвишләр бистәсендәге Сабантуйга В.Б.Шнепп исемендәге Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты парковасыннан (Себер тракты ур., 40) һәм МЕГА сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү Пр., 141) бушлай автобус белән барып җитәргә мөмкин булачак.

Моннан тыш, 20 июньнән 21 июньдә 17:00 сәгатькә кадәр «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесына кадәр юл участогында берьяклы хәрәкәт оештырыла. Бертуган Баталовлар урамында Оренбург трактына таба ике яклы хәрәкәт сакланачак.

Автобуслар иртәнге 8дән бәйрәм тәмамланганчы һәм барлык кунаклар таралганчы йөриячәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре