Шәһәркүләм Мәүлид Казанда Иске Татар бистәсендә “Мәрҗани” мәчете каршында – Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узды. Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән иде. Мәүлиднең онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнатылды.
Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, хәзрәтләр вәгазьләр сөйләде, татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясады. Программанын төп темасы – мөгаллимнәргә хөрмәт һәм гыйлем алу. Балалар өчен дә викториналар оештырылган иде. “Мәрҗани” мәчетенең кече ишегалдында алар өчен интерактив мәйданчык эшләде.
Моннан тыш, Мәүлид кысаларында Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлады – республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез