Мәгълүмати үзәк тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, шулай ук ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау барышын яктыртучы журналистларның эшен тәэмин итү өчен оештырылган, дип яза «Татар-информ».
«Бердәм мәгълүмати үзәк – тавыш бирү көннәрендә үзен уңай яктан күрсәткән эш форматы, аның ярдәмендә медиатармак вәкилләре сайлау процессы барышы турында иң оператив һәм объектив мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия була. Матбугат конференцияләрендә күренекле экспертлар, шул исәптән федераль дәрәҗәдәге белгечләр катнаша. Мәгълүмати үзәк – ул сайлау турында хәбәр итү һәм фейкларга каршы тору алымы», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләми коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Матбугат үзәге эше кысаларында сайлау кампаниясенең төп темалары (сайлауларга әзерлек, тавыш бирү барышы һәм сайлаучыларның активлыгы, участок күзәтүчеләре белән эш, волонтерлар эшчәнлеге, өйдә һәм социаль учреждениеләрдә тавыш бирүне оештыру, шулай ук сайлау участокларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре) хакында фикер алышулар планлаштырыла.
Чаралар планы Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, сәясәт белгечләре, сәяси технологлар, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм күзәтүчеләр корпусы вәкилләре катнашында 20гә якын матбугат конференциясе үткәрүне күздә тота.
«Гаммәви мәгълүмат чаралары – ачык сайлау процессының мөһим өлеше. Татарстанда тавыш бирү көннәрендә участокларда 450дән артык аккредитацияләнгән гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле эшләячәк. Бердәм мәгълүмати үзәк журналистларга сайлауны оештыручылар, күзәтүчеләр, ведомстволар һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә торган тагын бер мәйданчыкка әвереләчәк. Безнең өчен сайлау процессының барлык якларын күрсәтү һәм аның һәр этабында максималь ачыклыкны тәэмин итү мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тугызынчы чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының депутатларын сайлау 2026 елның 18-20 сентябрендә уза. Парламент катнаш система буенча формалаштырылачак: 450 мандатның яртысы (225 урын) - федераль партия исемлекләре буенча, икенче яртысы бермандатлы сайлау округлары буенча бүленәчәк. Сайлау кампаниясендә рәсми рәвештә теркәлгән ун сәяси партиягә («Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия – Дөреслек өчен», «Яңа кешеләр», Пенсионерлар партиясе, «Россия коммунистлары», «Зеленые», Турыдан-туры демократия партиясе һәм «Родина») катнашу рөхсәт ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез