Газетага язылу

Казанда сәләтле балаларны ачучы «Гәүһәр» фестивале узды

«Сәйдәш” мәдәни үзәгендә дүртенче тапкыр оештырылучы “Гәүһәр” фестиваленең Гала-концерты узды.

Казанда сәләтле балаларны ачучы «Гәүһәр» фестивале узды

Анда Казан шәһәренең 46 мәктәп һәм 20 балалар бакчасыннан 500 ләп бала чыгыш ясады. Барысы да жюри аша узган сәләтле малайлар һәм кызлар.

“Гәүһәр” проектында катнашучылар сүз сәнгате, хореография, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау серләренә өйрәнәләр.Дәресләрне 100 гә якын остаз - танылган артистлар, хореографлар, дикторлар, музыкантлар алып бара. Һәм ел буена алган күнекмәләргә йомгак “Гәүһәр” фестивалендә ясала. Балалар үзләренең иң уңышлы чыгышларын тәкъдим итәләр. Әлеге проектны  2022 нче елдан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан шәһәре мэриясе тормышка ашыра. Күркәм эшнең төп шарты - барлык дәресләр дә татар телендә генә алып барылырга тиеш.  

Казан шәһәре мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтоваостазларга проекттагы бердәм эшчәнлекләре өчен зур рәхмәтен белдерде. Ул аларга тагын бер кат проектның төп шартын да искә төшерә: “”Гәүһәр” безнең өчен бию дә, җыр да түгел, иң беренче чиратта - татар теле. Дәресләр туган телебездә барырга тиеш”,-диде.

Быел татар дөньясында юбилейлар елы: бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 140 ел, патриот-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 120 ел, шагыйрь Һ. Такташның тууына 125 ел. Фестивальдә шул уңайдан балалар аларның шигырьләре белән чыгыш ясадылар. 

                                      

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре