Казанда Салмачи бистәсендә ике катлы йорт янып ир-ат һәлак булган

Бүген Казанның Салмачы бистәсендәге ике катлы коттеджда янгын чыккан. Бу хакта Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Йортның икенче катында 48 яшьлек кешенең мәете табылган.

Өй берничә гаилә өчен салынган була. Йортның янгын чыккан өлешендә хатын-кыз һәм улы яшәгән булган. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салганнар. Ә икенче катта ир-ат гәүдәсе табылган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре