Казанда саммитка килгән соңгы кунак калган

Казанда БРИКС саммитына килгән соңгы делегат калган. Бу хакта саммит йомгакларына багышланган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.

"Хәзерге вакытта Казанда БРИКС саммитына килгән соңгы делегат - Монголия Президенты администрациясе вәкиле калды. Ул әлеге вакытта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очраша. Башка кунаклар китеп бетте", - диде Шамил Гафаров.

Аның әйтүенчә, моңа кадәр БМО вәкилләрен озатканнар. Әлеге делегация составында БМО генераль секретаре Антониу Гуттериш та киткән.

"Алар Казаннан 15:05 сәнгатьтә очып китте", - дип тә өстәде Шамил Гафаров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре